Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сәфәрова сеңлесе белән ни өчен аңлашылмый торган телдә сөйләшкәнен әйтте

Алып баручы үзе турында яңа фактлар белән уртаклашты.

news_top_970_100
Гөлназ Сәфәрова сеңлесе белән ни өчен аңлашылмый торган телдә сөйләшкәнен әйтте
«Татар-информ» архивы

Танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова инстаграмдагы сәхифәсендә үзе турында яңа фактлар белән бүлешеп тора.

«Балачакта яныбызда кешеләр булганда, сеңлем белән аңлашылмый торган телдә сөйләшә идек. Имеш, без инглиз телендә сөйләшәбез.

Бал корты чакса, миндә аллергия була.

Мин йортта хайваннар тотарга яратмыйм. Бала вакытта мин песи сораган идем. Әни дә йортта хайваннар яратмады.

Мин комфорт яратам, әмма аннан башка да түзә алам.

Түбән аслы машиналар яратмыйм.

Мин кешеләрнең хәбәрләрне һәм постларны хаталар белән язуын яратмыйм.

Мин гомер буе әйләнә-тирәдәге камилсезлектән интегәм.

Мин чия кайнатмасы яратам.

Мин ир-ат белән хатын-кыз арасындагы дуслыкка ышанам.

Мине алдаганнарны яратмыйм. Үзем дә алдамыйм», — дип язган ул.

Татарстанның атказанган артистының виртуаль дуслары уртаклыклар турында язган.

Гадәттә, Гөлназга дусты, хезмәттәше Алмаз Гыйльметдинов кызыклы комментарий язмыйча калмый.

«Исәнмесез Гөлназ, рәхмәт һәрдаим фактларыгыз белән бүлешеп торасыз. Нишләр идек сезнең фактларыгызсыз», — дип язган ул.

«Сезнең һәр комментариегыздан соң кычкырып көләм», — дип комментарий калдырган Алмазның коммментарийларын калдырмыйча укып баручы инстачы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100