Гөлназ Сәфәрова әнисе белән Раяз Фасыйхов концертына барган. Шунда аларны икесен бергә фотога төшереп алганнар. Шушы сурәтне Гөлназ инстаграмдагы сәхифәсендә күрсәтте. «Ә без Әни белән Раяз Фасыйхов концертына килеп җиттек. Башлана. Раяз, уңышлар!» — дип язган ул.
Инстачылар Гөлназны әнисенә охшаткан. «Әниеңә охшаган», ди алар. «Резедә Илдусовна һаман шундый яшь икән», — дип Гөлназны әнисенә комплиментлар язалар.
Гөлназның үзен тамашачы итеп күрү дә сәер, диләр. «Гөлназны тамашачы итеп күрү бераз сəеррəк. Гел сəхнəдə булырга тиеш күк», — дип язган бер инстачы.