Гөлназ Сәфәрова ни өчен Дубайга ял итәргә ире белән китмәгән?
Гөлназ җылы якларга улы Айдан белән очкан.
Танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова улы Айдан белән Дубайда ял итә. «Биредә бик эссе, ләкин ул ничектер җиңел кичерелә. Без Айдан белән икәү генә, ирем эше күп булу сәбәпле, оча алмады. Һава температурасы +36-38, су температурасы +28-30 градус», — дип яза, экскурсияләрдән фотолар урнаштыра Гөлназ инстаграмга.
Гөлназның инстадуслары аларга матур яллар теләгән.
«Сәфәркә сәфәрдә»;
«Бедуиннар урламасын үзеңне, ипләп кенә йөрегез»;
«Үкчәңне сындырып куйма! Нык басма, ком аягыңа тула бит»;
«Үзең дә шул чүл кешеләренә охшап калгансың», — дип язалар.