Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сәфәрова мунчадан «чын кеше» булып чыгарга өйрәтә

Алып баручы сөлгегә уралган килеш мич каршында утырган фотосын куйган.

news_top_970_100
Гөлназ Сәфәрова мунчадан  «чын кеше» булып чыгарга өйрәтә
«Татар-информ» архивы

Татарстанның атказанган артисты, концертларда алыштыргысыз алып баручы Гөлназ Сәфәрова сөлгегә уралган фотосын куйган һәм мунча керергә яратуы турында "тәмләп" язган.

«Минем өчен мунча — көч җыя торган урын. Монда тән генә түгел, уйлар да чистара, баш ял итә, бөтен тискәре энергия китә.

Мин мунчасыз яши алмыйм: кайнар итеп ягылганны яратам, уйлар белән икәүдән-икәү генә калып, бер кешесез, төне буе керергә яратам…

Мәтрүшкәле чәй, «агач» мунчала, ак чыршы-пихта, каен себеркесе белән сәгатьләр буе чабыну, сап-салкын суга башың белән чуму — һәм син «чын кеше»! - дип язган ул.

Алып баручының виртуаль дуслары да нәкъ аның кебек мунча керергә, нәкъ аның кебек мунчала белән юынырга һәм озаклап, берничә сәгать мунчада утырырга яратулары турында язган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100