Гөлназ Сәфәрова: «Минем авызымны яптырмакчылар»
ТМТВ каналындагы «Мактау тактасы» сәхифәсендә алып баручы Гөлназ Сәфәрова катнашкан.

ТМТВ каналындагы «Мактау тактасы» сәхифәсендә гади тамашачылар эстрада артистларына карата булган фикерләрен язалар, ә артистлар, үз чиратларында, аларга җавап кайтара. Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәровага: «Берәрегез аның зур авызын ябыгыз әле», - дип язганнар.
«Минем авызымны сез яба алмаячаксыз. Минем авызымны әти-әнием, әбием һәм ирем генә яба ала. Ә алар миңа сөйлә, дип тора. Шулай булгач, сөйлим», - дип җавап биргән Гөлназ сорау авторына.
Инстачылар Гөлназның җавабын ошаткан. «Шәп әйттең!» - дип хуплаганнар.
«Син, Гөлназ, авызыңны ябып торсаң, сәер булыр иде»;
«Матур сөйләүчегә матур тыңлаучы кирәк, димәк, сорау авторы тыңлый белми»;
«Сөйлә. Һәрбер әйткән сүзеңне көтеп алам»;
«Рәхәтләнеп сөйлә! Яратабыз! Матур итеп, аңлаешлы итеп сөйлисең», - дип комментарий калдырган тугры тамашачылар.