Гөлназ Сәфәрова: “Иремне кием кибетенә өстерәп диярлек алып барам”
Гөлназ Сәфәрованы белмәүчеләр юктыр. Ул үзенең стиле белән дә, һәрьяктан килгән үзенчәлеге белән дә аерылып тора. Гөлназның хатын-кызларны үзгәртү максатыннан ачылган “Мин” тапшыруы турында да күпләр белә. Гөлназ "Интертат"ка әлеге тапшыруны үзгәртергә теләвен сөйләде.

Мин үз иремне дә кибеткә сөйрәп диярлек алып барам. Ул беренче кибеткә кереп, бер киемне күрә дә, шундук “алабыз” дигән нәтиҗә чыгара. Шуңа күрә мин Ленарны кибеткә алып чыгар алдыннан башта үзем генә йөреп чыгам. Киемнәрнең размерларын да әзерләп куям хәтта. Чөнки ул көтеп торырга да яратмый.
Вакыт булса, үзем көне буе кибеттә йөрер идем. Йөкле вакытта сигезенче айга кадәр эшләдем дә, тугызынчы айда көннәр буе кибетләрдә йөрдем. Бөтен акчамны туздырып бетердем, рәхәтләндем кием алдым. Билгеле, бала тапканнан соң аларның миңа берсе дә ярамады. Барысын да таратып бетердем. Әмма шул кием сайлау, кием алып йөрү процессы миңа әйтеп бетермәслек рәхәтлек бирде, - ди Гөлназ.