Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сәфәрова инстадусларын тиз йоклап китәргә өйрәткән

Бу ысул аның үзенә дә ярдәм итә икән.

news_top_970_100
Гөлназ Сәфәрова инстадусларын тиз йоклап китәргә өйрәткән
Рамил Гали

Концертлар, төрле чаралар алып баручы Гөлназ Сәфәрова йоклый алмыйча ята торган инстадусларына киңәш биргән.

«Йоклар алдыннан бөтен уйларны башыгыздан чыгарып ташлагыз, уйлар йокларга ирек бирми. Ничек чыгарып ташларга?

Йогага йөргәндә миңа бер сәер, ләкин «эшли» торган алым өйрәттеләр: яткач, күзләрегезне йомасыз, башыгызны бер бүлмә итеп күз алдына китерәсез, сез шул бүлмәдә, бүлмәдә яп-якты ут, бүлмә уйлар белән тулган.

Шул бүлмәдә «выключатель» эзлисез, табасыз һәм бөтен утларны сүндереп чыгасыз (ашыкмыйча, нечкәлекләренә кадәр визуальләштереп).

Кап-караңгы бүлмә, тынлык калачак…

Ут сүндерү - уйларны сүндерү.

Баш мие ял итәргә тиеш…

Эшләп карагыз, миңа булыша», — дип язган ул.

«Мин әле йоклап киткәч тә уянып, уйлар уйларга өлгерәм», «Утны сүндерерсең аны, ә күршеләрнең тавышын ничек сүндерергә?», «Ә мин «аятел көрси» догасын укып бетергәнче йоклап та китәм», "Әстәгъфирулла!!! Укып шаккаттым, мин йогага йөргәнем булмаса да шулай эшлим, ләкин выключатель эзләмим, ә бүлмәдә булган предметлардан арынам. Һәм шул рәвешле уйларымны тезгенлим. Булыша, чыннан да. Тәмле төшләр», «Төнге өч тулды, выключательне таба алмыйм», «Минем бүлмәдә выключатель куярга онытканнар ахры», — дип уенын-чынын язып калдырган инстачылар.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100