news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сәфәрова гаҗәеп төлке белән шәп фотосессия үткәргән

Танылган алып баручы ерткыч җәнлекне курыкмыйча күтәргән, рәхәтләнеп иркәләгән. Фотосессия искиткеч матур, әкияти, сихри килеп чыккан.

news_top
Гөлназ Сәфәрова гаҗәеп төлке белән шәп фотосессия үткәргән
https://vk.com/gulnaz_safarova

«Тылсымлы кадрлар белән уртаклашыйм әле. Менә шулай җиңел генә төлке кочаклап торырмын дип беркайчан да уйламаган идем. Ул кулга нык ияләшкән, фермада туып үскән, бөтенләй ит ашамый торган, назлаганнарын ярата… Исең китәрлек, әйләнә-тирә дөнья ничек тәэсир итә икән», — дип язган Гөлназ Вконтакте челтәрендә. 

«Бигрәк матур фотолар», «Сезгә яшел төс килешә», «Әллә күзләрең дә яшел инде, Гөлназ», «Могҗиза бит бу!», «Сез монда бик чибәр» ише комментарийлар язганнар Гөлназга виртуаль дуслары.

«Фотога төшәм дип, мескен төлкене интектергәнсез инде», «Зоопарк яисә цирк өчен кулланыла торган кыргый җәнлекләр шулхәтле кызганыч», — дип язучылар да булган. Гөлназ аларга: «Әлеге төлке кыргый түгел. Ул фермада туып үскән. Хуҗасы аны бик әйбәт тәрбияли», — дигән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар