Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сәфәрова чәчен ничек ныгыта?

Гөлназ Сәфәрова чәчен ничек ныгыта?

news_top_970_100
Гөлназ Сәфәрова чәчен ничек ныгыта?
Гөлназ Сәфәрова мунчада төшкән фотосын инстаграмга куйды. Ул чәчләрне ныгыту өчен рецепт белән уртаклаша. Инстаграмдагы фото 00.45 сәгатьтә куелган.

"00.45. Мине гел "төнлә мунча керергә ярамый" дип куркыта торалар, ә мин керә торам", - дип яза ул.

Гөлназ чәчләрен ныгыту өчен горчица белән маска ясый икән. "Мунчада сылыйсы, чәчкә тидерәсе маскаларны сатып алырга гына димәгән, менә минем яраткан чәч маскасы рецептын теркәп куегыз, исегездә калдырыгыз һәм рәхәтләнеп кулланыгыз", - ди ул. 

Маска ясау өчен 1 аш кашыгы горчица, 2 йомырка сарысы, 1 стакан майлы кефир алырга кирәк. Шуларны кушып, әйбәтләр болгатасы һәм чәчкә сылыйсы. Башны полиэтилен пакет белән урап, 1 сәгать йөрергә кирәк.

"Мин шулай мунчага кереп утырам. Ай дәвамында, иренмичә, атнасына бер эшләсәгез - нәтиҗәсен күрерсез: чәчләр ныгый, тиз үсә башлый. Бу маска чәчләрне тукландыра һәм үстерә. "Ә масканы 1 сәг урынына 1 сәг 10 минутка кадәр калдырсам нәрсә була?" ише сораулар бирмәгез зинһар, бернәрсә дә булмый, хет 3 сәг тотыгыз. Мин шулай эшлим дә", - дип яза Гөлназ.

Инстачылар шалкан мае, касторка мае сыларга да тәкъдим итәләр.

"Бер кашык бал, 2 кашык коньяк, 2 йомырка сарысы. Нәкъ шулай ук полиэтилен киеп, сөлгегә төреп, җылытып куеп, бер сәгатьтән юып аласын. Чәчләр ныгый, сәламәт ялтырый", дип язалар.

 
Посмотреть эту публикацию в Instagram


Публикация от Gulnaz Safarova (@saffarka)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100