Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сәфәрова: «Без бүген очарга тиеш идек…»

Популяр алып баручы Гөлназ Сәфәрова шушы көннәрдә җылы якларда диңгез буенда ял итәргә тиеш булган.

news_top_970_100
Гөлназ Сәфәрова: «Без бүген очарга тиеш идек…»
Рамил Гали

Ул алдан ук билетлар алып куйган, планлаштырган. Ләкин, белүегезчә, хәзер кайда да булса ял итәргә бару мөмкинлегебез бик юк. Инстаграмга куйган соңгы видеода Гөлназның улы Айдан мыш-мыш сулап чүлдән атлап килә. Шуның астына Гөлназ болай дип язган:

«Менә шулай итеп тирән сулыш аласы гына кала…

Мин бүген мондый видеоны реаль режимда төшерермен дип уйлаган идем, без бүген Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә (ОАЭ) очарга тиеш идек. Ләкин күп кенә башка авиакомпанияләр кебек үк, «Аэрофлот», «Уральские авиалинии» артыннан, AzurAir да рейсларын туктатты. «Очмыйсыз» дигән хәбәр килеп иреште.

Дөресен генә әйткәндә, мин моңа сөенеп куйдым, баручылар арасында кайта алмый ятучылар да бар бит… Әйе, бик тә ял итәсе килгән иде, билетлар да күптән алынган иде.

Билгеле, мондый болганчык, иртәгәгә дә план төзеп булмаслык заманда каядыр чит илгә чыгып китү — котылып, онытылып тору чарасы кебек кабул ителә. Ләкин күңелгә яшәү яме бирүче яз кояшы барыбер үзенекен итәр. Җиһанга без теләгән, без омтылган тормышны алып килер дигән өметкә биреләсе килә…» — дигән ул.

Инстадуслары Гөлназга: «Мин куркып киттем, чүлдән җәяү кайтып киләсең дип торам», «Хәерлесе шулдыр… Дөньялары тынычлансын», «Аллаһ насыйп итәр әле, вакыты җитмәгәндер», «Хәзер өйдә утыру хәерлерәк», — ише комментарийлар калдырганнар.

Күптән түгел генә ял итәргә барган берәү үзләре белән булган күңелсез маҗара турында язган.

«Без бер атнага Венгриягә ял итәргә барган идек. Шуңа өстәп тагын бер атна өйгә кайта алмыйча йөрдек. Дөнья кадәр акча түктек. Ике төн йокламыйча, самолёттан самолётка утырып, Истанбул аша көчкә кайтып ирештек», — дигән ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100