Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сәфәрова беренче тапкыр үбешүен искә төшергән

Танылган алып баручы кинодагыча гашыйк булырга һәм яратырга хыялланган.

news_top_970_100
Гөлназ Сәфәрова беренче тапкыр үбешүен искә төшергән
«Татар-информ» архивы

Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова кинодагыча гашыйк булырга һәм яратырга хыялланган. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсендә язган.

«Ант дип әйтәм, минем беркайчан да «яратам», «гашыйк булдым» дип, кинолардагыча мендәрләргә ятып, төне буе елаганым булмады. Ә шулай эшләп карарга бик тели идем.

Беренче тапкыр мин 13 яшемдә үбештем. Ул егет миңа бик ошый иде, миңа карады, минем арттан йөри башлады. Озатып кайтты, үпте.

Мин өйгә кереп, йокларга яттым да кинодагыча мендәр кочакладым. Бу үбешү турында уйлап ятарга кирәктер, дип уйлап куйдым. Аннары арыганлыгымны аңладым да, иртәгә уйлармын дип йоклап киттем.

Кыскасы, мәхәббәт булып чыкмады бу, анысы соңрак килде», — дип язган танылган алып баручы.

 «Гөлназ, сез — гади, эчкерсез, яхшы күңелле, искиткеч кеше», — дип язган инстачылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100