news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сәфәрова белән Данир Сабиров арасында нинди җылы хисләр бар?

Гөлназ Сәфәрова – дәртле испан кызы Габриэлла, Данир Сабиров – фермер, кайнар испан егете Джуанито. Алар арасында мәхәббәт...

news_top
Гөлназ Сәфәрова белән Данир Сабиров арасында нинди җылы хисләр бар?
скриншот видео https://www.instagram.com/p/CYmYLH3FMMI/

Әлеге образларда Гөлназ белән Данир, имеш, сыер фермаларындагы терлек азыгын тикшерүче, терлекләрне төрле авырулардан яклаучы, савым күләмен арттыручы танылган бер компания өчен рекламада төшкәннәр. Карап торышка бер дә реклама димәссең, нәкъ фильм сыман башланып китә үзе. Татарларда сөйгән ярларның урын-җир, ятак белән бәйле күренешләргә гомумән дә тискәре караш бит инде. Ә болар матур итеп, «безобидно» гына кыландырып, килештереп тә караганнар.

«Джуанито сөйгән ярына хыянәт итә бугай. Көн-төн кайдадыр югалып йөри. Дәртле Габриэлланың түзәр чамасы калмый…

Премьера!.. Кайнар Джуанито һәм дәртле Габриэлла мәхәббәте… Йә, ничек сезгә?» — дип видеоролик белән бүлешкән инстаграм битендә Гөлназ.

«Болайрак барса, алман фильмнарына да ерак калмый»,

«Берни дә аңламадым, ләкин миңа ошады»,

«О-о-о, бу хисле күркә сине шәп җылытыр иде дә бит, «Милаграс”ы килеп, икегезне бер итеп китмәсен»,

«Татарча тәрҗемәдә бераз хсләр җитеп бетми. Испанчасы шәп»,

«Иң кызык реклама!»

«Берәр фильмда төшәргә кирәк сезгә»,

«Минем әтигә көтү көтәргә чыбыркысы шәп икән Джуанитоның…»

«Ярар, челтәр продукциясе рекламасы түгел, сыерлар азыгы барыбер файдалырак», — дип фикерләрен калдырганнар инстадуслары Гөлназга. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар