Гөлназ Рәхмәтуллина 18 яшеннән бирле хыялланган күлмәкне алган
Гөлназ Инстаграмга бик матур күлмәк киеп төшкән фотосын куйды.
"Хыяллар чынга аша! 1994 елда мин бу журналны шушы аклы-кызыллы комбинезонны тегәргә кызыгып алган идем. Яшь чак, матур чак, 18 яшь. Әле ул вакытта Бурданың немецча варианты гына сатыла, университетта такы-токы гына өйрәнә башлаган нимесчәгә ышанып алдым мин моны, әмма тегәргә насыйп булмады. Тел белмәгәнгә түгел, өлгеләр кайсы телдә дә аңлашыла ул, эзләп тә кибетләрдә шундый материал таба алмаганга. Ул журнал буенча башка әйбер тектем, ә менә буй-буй аклы-кызыллы күлмәкне быел кияргә язган икән. Кибеттә күрүгә гашыйк булдым шул күлмәккә. Журналны әллә кайчан оныткан идем инде. Бүген өйдә кызым бөтен тегү журналларын тартып чыгарып карап утырганда күзем төште дә шаккаттым! Хыялдагы теге тукыма подсознаниедән кузгалып алдырткан икән бит күлмәкне! Ә сезнең белән шундый хәлләр булганы бармы?" - дип язган ТНВ алып баручысы.