Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановларның уллары Минтимер туган
Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановларның уллары Минтимер туган
Гөлназ Шәрипҗанова уллары туу турында шатлыклы хәбәр җиткерде. "Без планлаштырганча булды", - дип язган Гөлназ.
"Бер ягымда кыз балам Асылбикә, бер ягымда ул балам Минтимер, безнең терәк - яраткан әтиебез. Рәхмәт җаным", дип язган ул. Илсур: "Аллага шөкер, жаным Гөлназ Шәрипҗанова, тормыш юлыбызның бу баскычына да менеп бастык! Бик зур рәхмәт Сиңа, мине һәм үзеңне икенче тапкыр әти-әни иткән өчен. Сабыйларыбызны тигезлектә үстерергә язсын", - дип язган.
Баланың авырлыгы 4020 грамм, озынлыгы 55 см. "Мин 3600 грамм дип көткән идем, 4020 булды. Бернинди яраларсыз, Наталья Александровнага рәхмәт!" дип язган Гөлназ һәм бала табу процессын да сурәтләп язган. Ул шулай ук баласының видеосын да элгән.
Бәхетле гаиләне балалары туу белән котлыйбыз!