news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Гафуровадан тозлы кәбестә рецепты

Җырчы кәбестә тозлау буенча киңәшләр бирә.

news_top
Гөлназ Гафуровадан тозлы кәбестә рецепты
«Татар-информ» архивы

Ингредиентлар: 6 кг кәбестә, 4 кишер, 6 аш кашыгы тоз.

«Кәбестәне цинк яки алюмин савытларда тозларга ярамый. Иң тәмле кәбестә агач кисмәкләрдә була. Шулай ук махсус ризык сала торган пластмасса савытларга да тутырырга була. Ә банкаларда тозлау уңайлы түгел.

Кәбестәне тыгызлап тутырырга кирәк, бу аның согын чыгару өчен эшләнелә.

Кәбестәне өч көн җылыда тотарга кирәк. Аны көнгә бер тапкыр булса да болгаткалап алырга онытмагыз, чөнки кәбестә әчегән вакытта газ җыела, аны чыгармасаң тәме үзгәрә. Шулай ук кишерне дә күп салмаска кирәк, ул да тәм үзгәрүгә китерә», — дип киңәшләрен биргән җырчы.

Кәбестәгә алма һәм тозлы кыяр салырга мөмкин.

Тозлы кәбестәне салкын урында сакларга кирәк.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар