Гөлназ Гафурова: «Үз тормышыгызда акыл сатыгыз, яме!»
Җырчыны инстадуслары өйрәтә башлаган.
Бер ханым Гөлназ Гафурованың кура җиләге ашау мизгелен күреп, менә мондый эчтәлектәге хәбәр җибәргән: «Гафу итегез, зинһар, ләкин мөселман кешесе уң кулы белән ашарга тиеш, сул кул булыша гына ала».
Җырчы үзенең җавабын җиткергән. «Үзегезне белегез! Беренчедән, мин идеаль түгел. Икенчедән, мин уң кулым белән ашыйм, селфи төшергәндә сезгә шулай күренә генә. Үз тормышыгызда акыл сатыгыз, ә бу минем тормыш. Күзәтегез, я булмаса, минем сәхифәмнән чыгып китегез. Кеше керендә казынмагыз, яме!» — дип язган җырчы.