Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Гафурова тавык йолкый: кош аягын хәрәм дип санаучылар бар

Җырчы нинди коллаген кулланганын әйтте.

news_top_970_100
Гөлназ Гафурова тавык йолкый: кош аягын хәрәм дип санаучылар бар
Салават Камалетдинов

«Мәхәббәт» дуэты солисты Гөлназ Гафурова тавык өмәсеннән видео куйган. Ул җитез итеп бройлер тавык йонын йолкый. Җырчы тавык аякларының бик файдалы икәнен, чын коллаген булуын әйтә.

«Үзебезнеке, үстергән, ашаткан, караган. Әнием чистарткан саен соңгылары булыр дип тә әйтеп куя. Күрәсең, кышын ял иткәч, тәмләп ашлар пешергәч, язларда тагын алырга инде, ди. Ә бит кибетнеке белән чагыштырып та булмый, тәмле, башка алар… Үзебезнеке», — дип язган җырчы.

Инстачылар Гөлназның уңганлыгына шакката. «Шәһәрдә үскән кыз бөтен эшне булдыра. Хәтта кайбер авыл кызларының борынына да чиртә, — дип яза алар.

Гөлназның виртуаль дуслары арасында бәхәс чыккан. Бер төркем «Тавык аягы мөселманнарга хәрәм», «Аяклары тәрегә охшаган. Шуның өчен безнең әбиләр хәрәм дия иде», «Аягын ашамыйлар», «Без эткә бирәбез», - дип яза.

Икенче төркем киресен исбатлый: «Ислам кануннарына нигезләнеп чалынган мал хәләл була. Әлеге таләпләр үтәлмәсә, мөселманга тәпиләре түгел, бер җирен дә ашарга ярамый», «Әбиләр сүзе генә ул», «Хәләл суелган малның бер җире дә хәрәм булмый», «Ул электән әйтелгән юк сүз генә».


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100