Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Гафурова кишерне саклау өчен түтәлдә генә калдырырга киңәш итә

Җырчы кышка әзерләнгән байлыгын күрсәтте.

news_top_970_100
Гөлназ Гафурова кишерне саклау өчен түтәлдә генә калдырырга киңәш итә
Салават Камалетдинов

Җырчы Гөлназ Гафурова кышка әзерләгән сый тулы банкалар тезеп куелган базларын күрсәтте һәм яшелчәләрне саклау буенча кайбер киңәшләрен бирде.

"Кишер һәм шалканны бәрәңге кебек таратып сакларга кирәкми. Алар ком белән аралаштырып куйганда яхшы саклана. Кишерне яхшылап юып, киптереп, полиэтилен пакетта да сакларга мөмкин.

Кишернең бер өлешен түтәлдә дә калдырырга була. Барысы да булмаса да, күпчелеге яхшы саклана. Аны язын җирдән туң китүгә казып алырга кирәк, алайса үсә башларга мөмкин. Мондый язгы кишер бик тәмле булачак.

Кәбестәнең тышкы яфракларын алып, стеналарга тиеп тормасын өчен сеткаларга асып куеп, подвалда сакларга була.

Чөгендерне шулай ук ком белән аралаштырып куйсагыз була, ә салкын базда таратып салынган килеш тә саклана. Шулай ук яхшылап юып, киптереп, полиэтилен пакетларда сакларга мөмкин.

Инстачылар да яшелчәләрне саклау буенча үз серләре белән уртаклашкан. Җырчының виртуаль дуслары аның уңганлыгына шаккаткан һәм тозлы кыяр ашарга килергә теләк белдерүче дә табылган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100