Гөлназ Гафурова бакчадагы чөгендер уңышы турында: «Үзебез дә шок хәлендә»
Җырчы гадәти булмаган кызыл чөгендер үстергән.
Җырчы, «Мәхәббәт» дуэты солисты Гөлназ Гафурова үзенчәлекле — озын кызыл чөгендер үстергән. Җырчының виртуаль дуслары аптырап калган. «Ничек шулай үсте? Җирегез яхшыдыр сезнең», «Вәт ичмасам чөгендер», «Нинди сорт бу?» — дип сораулар калдырган алар.
Җырчыга «чөгендерне июнь башында гына утырталар», — дип киңәш бирүче дә табылган.
Җырчы бу «Моно» сорты дип җавап биргән, ә аның виртуаль дуслары «Цилиндр» сорты дип язган. Инстачылар озынча чөгендернең баллы һәм тәмле булуы, түтәлдә үскәндә яртылаш чыгып үсүе турында язган.