Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Батталова кияүгә чыккан - фотолар

Җырчының кияве чит ил кешесе. Алекс белән Гөлназ Америкада танышкан.

news_top_970_100
Гөлназ Батталова кияүгә чыккан - фотолар
https://www.instagram.com/gulnaz_battalova/

Җырчы Гөлназ Батталова кияүгә чыккан. Шатлыклы хәбәре белән ул инстаграм сәхифәсендә уртаклашкан. «Шундый мөһим көнне йоклап калганмын. Инстаграмга керсәм, монда да шау-шу. Яңалыкларым белән бүлешәм дигәндә генә инстаграмны ябалар икән.

"Үземнең кәләш икәнлегемне сезгә күптән сөйлисем килгән иде. Ә хәзер мин — хатын. 11.03.2022», — дип сөйләгән ул сторисларында.

Гөлназ әлегә үзенең иҗат юлын башка илдә дәвам итә, ул вакытлыча Америкага күченеп китүен хәбәр иткән иде. Хәзер инде Гөлназ Америкада озакка калмагае. Чөнки тормышын да чит ил кешесе белән бәйләргә булган. Җырчының кияве америкалы Алекс.

Инстаграм дуслары Гөлназны тормышындагы сөенечле вакыйга белән тәбрик итә. Бәхет, гомерлек мәхәббәт теләгән комментарийлар арасында бер хейтердан: «Моның хатыны, балалары бардыр инде. Хатыны чыгып дөмбәсләп китмәсен», — дигән комментарий да бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100