Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаеваны судка бирергә җыеналар

Композитор Ризван Хәкимовның кызы Альбина Хәкимова Гөлназга «Исмә әле җил» җырына кавер башкарганы өчен дәгъва белдергән.

news_top_970_100
Гөлназ Асаеваны судка бирергә җыеналар
Рамил Гали

Композитор Ризван Хәкимовның кызы Альбина Хәкимова Гөлназ Асаеваны судка бирергә җыена. Альбина җырчыга «Исмә әле җил» җырына кавер башкарганы өчен дәгъва белдергән. Бу хакта Гөлназ Асааева инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә. 

«Кичәге кавер өчен мине судка бирергә йөриләр. Нишлибез, дуслар? Ризван абыйның кызына бу бик тә ошамаган. Минем җырга берәр артист кавер җырласа, мин шатланыр гына идем. Ә монда… Мәш киләләр, нәрсәләр генә язып бетермәделәр", - дигән ул. 

Альбина белән язышкан смсларын Гөлназ сторисларында да күрсәткән. 

«Исмә әле җил» җырын башкарып, син авторлык хокуларын бозасың. Сиңа аны башкарырга беркем дә рөхсәт бирмәде. Линар әлеге җырны бездән сорап җырлый. Безнең юрист судка бирсә, җавап тотачагыңны аңлыйсыңмы? Җырларны урлаудан туктагыз, бу матур түгел», — дип язган аңа Альбина. 

Гөлназ Асаева, үз чиратында, чараларда башкармаганда, кавер җырлауның бернинди хокукларны бозу булып та саналмаганын аңлаткан, кануннарны өйрәнергә кушкан. 

«Башта авторлар белән сөйләшергә кирәк», — дип үз сүзеннән кайтмаган Альбина. 

«Бу кавер, Альбина, теләсә кая бирегез, монда бернинди хокук бозулар да юк», — дигән Гөлназ. 

«Яхшы, алайса безнең юристлар белән сөйләшергә туры киләчәк. Син оятсыз да икәнсең әле», — дигән Альбина.

«Аллам, җырыгызны популярлаштырдым гына бит. Кайгырмагыз», — дигән Гөлназ.

Җырчының: «Җырның авторы синме?» — дигән соравына Альбина үзенә "син" дип дәшмәскә кушкан. «Мин синең әниең булырлык кеше», — дип тә язган. Кызларның аралашуы югары ноталарда, үпкәләшеп тәмамланган. Бер-берсен кара исемлеккә дә куйганнар.

«Җырлама. Әле синең кебек матур итеп җырлый алучы да юк бу җырны»;

«Ризванның җырларын яратабыз. Кем җырласа да тыңлыйбыз. Сөенергә кирәк, әтиеңнең җырын башкарганга. Кеше көлдермәгез, башка хәсрәт бирмәсен, илләр тыныч булсын. Чирләр чигенсен, кешеләр дус-тату яшәсеннәр», 

«Абау, һаман кешегә акча җитми. Сатып алам дисәң бер «Исмә әле җил“не генә түгел, меңне бирерләр иде», — дигән фикерләр калдырган инстачылар.

«Алар бит ул җырны әниләре истәлегенә җырлыйлар», «Әлеге җыр Нәфисә апа истәлегенә махсус язылды» — дип Альбина һәм Ризван Хәкимовларны яклаучылар да булган.

Шагыйрә Нәфкыя Сафина исә: «Судлашам дисәң, судлашырга була инде ул. Ринат Гыйззәтуллин исемле адәм минем шигырьләргә җырлар язып ята. „Алтын барс“ ала ул җырлар», — дип үз үпкәсен белдереп калырга ашыккан.

Марат Кәбиров сүзләренә Ризван Хәкимов көй язган «Исмә әле җил» җырын бүгенге көндә Линар Вәлиев дигән җырчы башкара.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100