Гөлназ Асаеваның әниләргә багышланган яңа җыры чыкты
Яңа җырның сылтамасы җырчының инстаграмдагы сәхифәсендә бар.
![Гөлназ Асаеваның әниләргә багышланган яңа җыры чыкты](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2022/2/2/fb27697151e8ea0c87745414918001df42f1a487f4c3d616fbec38c7d3c8.jpg)
Башкортстан җырчысы Гөлназ Асаеваның яңа җыры «Әнкәй ни хәлдә икән?» дип атала.
«Һәркемнең тормышында иң изге кеше ул — әни. Чын күңелдән безне яратучы бердәнбер кеше дә — әни. Ялгышларыбызны, хаталарыбызны һәрдаим гафу итүче, кичерә белүче иң олы йөрәкле кеше дә — әни. Ничә яшебезгә җитсәк тә, безне сабый бала кебек кайгыртып, безнең өчен ут йотып яшәүче дә — әни», — дип язган яшь җырчы.
Ул җырның авторларына да рәхмәт әйткән һәм тамашачылар яңа җырны яратып тыңлар дип өметләнүе турында да язган.
«Әнкәй ни хәлдә икән?!» җырының авторлары — Варис Акбашев һәм Фирзәр Мортазин.
Яңа җырның сылтамасы җырчының инстаграмдагы сәхифәсендә бар.