Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаевага күпме гонорар түлиләр?

Гөлназ Асаева интервьюларында Радик Юльякшин белән Ришат Төхватуллинга кагылышлы сорауларга җавап бирде һәм үзенең булачак ирен ничек итеп күрүен әйтте.

news_top_970_100
Гөлназ Асаевага күпме гонорар түлиләр?

Күңелгә үтемле җырлары белән татар һәм башкорт эстрадасында популяр җырчылар исемлегендә булган Гөлназ Асаева «Хәйерле иртә, Республика» тапшыруында катнашкан. “Башкортостан” телерадиокомпаниясе җырчы белән булган әңгәмәне үзләренең сайтына урнаштырган.

Талантлы җырчы Гөлназ Асаева "Җәннәт" (Джаннат) псевдонимы белән Русия киңлекләрен яуларга әзерләнә. Әмма өч елга килешү төзегән продюсеры җырчының үз исеме белән чыгыш ясавына каршы килә. Шәрык кызы образында күрергә теләп, Асаевага “Җәннәт” булырга тәкъдим ясый. Образ өчен аңа чәчен кара төскә буярга, стилен үзгәртергә туры килгән.

Туры эфирда җырчы быел сентябрьдә Мәскәүдә үз проектын башлап җибәрәчәге һәм анда күчеп студиядә җырлар яздыру белән шөгыльләнергә теләве турында сөйли. Ул хәзер татарча һәм башкортча гына түгел, рус телендә дә җырлаячак. Беренче иҗат җимеше инде әзер. Ул “Украду” исемле җыр.

- Бүген мин Сати Казанованың продюсеры белән эшлим. Аның белән өч елга килешү төзедек. Продюсерым белән уртак танышларыбыз аша таныштык. Дөресрәге ул миңа үзе шалтыратты. Русча акцент белән җырлавымны һәм тышкы кыяфәтемне ошаткан. Мәскәүдән шалтыраткач бик нык шатланган идем. Ләкин әти алай тиз ризалашырга ашыкма, яхшылап уйла, тәләпләре бик югары булса кире кагабыз диде. Килешүне карап, үзебезнең таләпләрне әйткәч, уртак фикергә килеп ризалаштык. Псевдоним сайлаганда “Асай”, “Арай” дигән вариантларны да карадык. Соңыннан “Җәннәткә” тукталырга булдык. Анысы ничектер татар һәм шәрык стиленә күбрәк туры килә. Бу проектка зур җаваплылык белән карыйм. Куркам һәм дулкынланам. Кайда гына чыгыш ясасам да Башкортстан халкын һәм милләтен танытуны максат итеп куям. Тамашачыларымның өметен аклыйсым килә, - дип сөйли җырчы.

- Син Мәскәүгә китәсен. Элвин Грей Казанда иҗат итә. Нигә яшьләр Башкортстаннан китә? - дип сорый туры эфирда Дамир исемле тамашачы.

- Яхшы сорау биргәнегез өчен рәхмәт. Иң төп сәбәп - бездә алга таба үсү һәм иҗат итү өчен мөмкинлекләр булмау. Читкә чыгып китеп татар һәм башкорт җырларын бөтен Рәсәйгә таныту күпкә отышлырак, - диде Гөлназ.

Җырчы кызга иҗатыннан кала укуы хакында да сораулар бирделәр.

 -Уфа сәнгать училищесының IV курсында белем алам. Соңгы елым иде. Концертлар белән гастрольләргә йөрүгә директор риза булмады. Сессияләрне тапшыра алмауны сәбәп итеп, кумакчы иде. Тиз арада академик ял алырга туры килде. Белем алырга, укырга кирәк. Тик әлегә бөтен көчемне иҗатка багышлыйм. Продюсер белән төзелгән килешү тәмамлангач укуымны дәвам итәчәкмен. Ләкин ул әле тиз генә булмаячак,- дип сөйләде җырчы.

Кызыксынучан телевизор караучылар Гөлназдан “әтиләре” Рөстәм Асаев белән Фәдис Ганиев турында да сораштылар.

- Әнием белән әтием Рөстәм миңа биш яшь булганда аерылыштылар.Сугышып, кычкырышып таралышмадылар. Бу икесенен дә уртак фикере, теләге иде. Алар кызу канлы кешеләр. Шуңа да туры килеп бетмәгәннәрдер. Хәзер бергә булсалар мин дә бүгенгедәй бәхетле була алмас идем. Әтием Фәдис миңа барысын да бирде. Үз баласы кебек яратты. Энем Кәрим тугач та мине яратуыннан туктамады. Ике әтием белән дә мөнәсәбәтләрем яхшы. Аралашып яшибез. Алар иҗат кешеләре булгач миңа гел киңәшләрен биреп, ярдәм итеп торалар, - диде ул.

Гөлназ Асаева «Ishkinin VS» ютуб каналына да интервью биргән. Заһир Ишкин белән җырчының кызыклы әңгәмәсен укырга тәкъдим итәбез.

- Гөлназ, күптән түгел Казанда коорпоративта чыгыш ясагансың. Җырлаганың өчен күпме түләделәр?

- 50 меңгә чыгыш ясадым.

- Эшләп тапкан акчаңны нәрсәгә тотасың?

- Бөтен акчамны иҗатка кертәм. Юк-барга акча туздырмыйм. Клип төшерү зур чыгымнар таләп итә торган хезмәт. Сыйфатлы клип төшерү өчен акча туплыйм. Җыр яздыру өчен генә дә уртача 30 мең сум акча кирәк.

- Ничә яшьтә гаилә корырга уйлысың? Булачак тормыш иптәшең иҗат кешесе булырга тиешме?

- 25 яшькә кадәр кияүгә чыгасым килә. Гомер буе бер кавышкан кешем белән генә торырга насыйп булсын иде. Табыш китерә торган эштә эшләсен. Байлар, олигархлар мине кызыксындырмый. Гаилә алып барырга җитәрлек булсын. Мөнәсәбәтләребезнең ышанычка, тугрылыкка корылган булуын теләр идем. Күпсанлы ир-ат дусларым белән аралашуыма каршы булмасын һәм ирегемне чикләмәсен. Миңа бруталь һәм юмор хисле егетләр ошый.

Элвин Грей белән Гөлназ Асаева очрашып йөри, дигән сүзләр Гөлназның Казандагы концертыннан соң таралган иде. Ул чакта тамашачы Радик кызга тәкъдим ясады дип сөйләде. Бу көннәрдә дә бу ике яшь йөрәк турында төрле имеш-мимешләр йөри. "Радикның тәкъдим ясавы шаяру гына булгандыр дип уйлыйм. Радик өчен җавап бирә алмыйм, аннан сорарга кирәк. Минем шуңа ачыклык кертәсем килә - мин Радик белән очрашып йөрмим", - ди Гөлназ.

Яшьләр концертта таныша. Бу вакытта Гөлназга 12 яшь булган.

- Ул миңа дуэт җырларга тәкъдим итте. Аннан соң мин аны тыңлый башладым, фанаткасына әйләндем. Без аның белән аралаша башладык, әмма бик якын мөнәсәбәтләр булды димәс идем. Барысы да узган октябрьдә үзгәрде. Ул минем сольный концертка килеп, чәчәкләр, аю бүләк итте, - дип сөйли Гөлназ.

– Элек Ришат Төхватуллин белән очрашып йөрдегез. Хәзер сез нинди мөнәсәбәтләрдә?

– Ришат белән без бик яхшы дуслар. Аралашып яшибез.

– Ришат белән еш очрашасызмы?

– Гадәттә, концертларда һәм шундый рухтагы чараларда.

- Ришат һәм Радик белән бер бүлмәдә бикләнеп калсан нәрсә эшләр идең?

- Андый ситуациядә калган булды. Бикләнеп үк калмасак та, концерт вакытында өчебез сөйләшеп тордык. Ришат: "Туегыз кайчан була? Мине чакырасызмы?"- дип сорады. Радикның нәрсә дип җавап биргәнең ишетмәдем.

- Татар эстрадасында кайсы җырчыларның иҗатын яратасың?

- Зәйнәб Фәрхетдинова, Филүс Каһиров, Ришат Төхватуллин.

- Гөлназ, бер көнгә 1 млн доллар акча бирсәләр, нәрсә эшләр идең?

- Беренчедән, иҗат итәр өчен студия ачам. Икенчедән, хәйриячелек эшенә бирәм. Өченчедән, фатир сатып алыр идем. Бөтенесен башкарып чыгарга бер генә көн җитмәс шул. Шуңа күрә күпләп машиналар сатып алып, аларны арендага биреп акча эшләр идем.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100