Гөлназ Асаевага Фазлыевлар яныннан качарга кушканнар
Алсу Фазлыева яңа фото куйган.
Алсу Фазлыева ире Азат һәм Башкортстан җырчысы Гөлназ Асаева белән төшкән фото куйган.
Бу фото бер инстачының күңеленә ошамаган инде. «Гөлназга да акча урлады дип гаеп такмадылар микән?» — дип язган ул яшерен аккаунттан. «Ялган аккаунттан язып, кеше көлдереп утырмагыз», — дип җавап биргән җырчы. Ә инстачы гел сүзен бирергә теләмәгән: «Гөлназ, кач моннан тизрәк. Хәзер мине кара исемлеккә куярсың инде. Авызыма капчык капламассың».
«Бите-йөзе капланган комментарий язып утыручылар капка артыннан өрүче этләрне хәтерләтә. Сүзегез булса, качып сөйләмәгез, битегезне ачыгыз, ачыктан-ачык языгыз», — дип үз урынына утыртырга теләгән җырчы «хәерсез инстачыны».
«Ничек шулкадәр бер-береңә охшап була ул, ә? Исән-сау гына булыгыз, тигезлегегездән аермасын»; «Матуркайлар»; «Сылукайлар»; «Ике чибәр арасында Азат абыегыз балкып тора», — дип сокланган җырчыларның виртуаль дуслары.