Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева үзенә янаган кешегә ни өчен җавап бирмәгән?

Җырчы белән “Болгар радиосы”ның “Пирамида” концертлар залында үткән концертында сөйләшеп алдык.

news_top_970_100
Гөлназ Асаева үзенә янаган кешегә ни өчен җавап бирмәгән?
Гөлназ Асаева 4 февраль көнне үзенең Инстаграм аккаунтында әтиләре белән төшкән фото урнаштырды. Белгәнебезчә, Гөлназның ике әтисе бар - үз әтисе Рөстәм Асаев һәм аны үстергән әтисе Фәдис Ганиев. Әмма сүз ул хакта түгел. Әлеге пост астында Гөлназның бер инстадашы җырчыга янаган. Әлбәттә, Җинаять кодексында бу гамәлгә карата җәза бар.

Теркәлүче болай дип язып калдырган: “Тагын бер сине Радик белән күрәм икән, үзеңә чокыр казый һәм табут сатып ала аласың. Әтиең ярдәме белән генә популяр була алдың”.


Сүз нинди Радик турында икән, дисезме? Юльякшин, ягъни Элвин Грей турындадыр дип фаразлыйбыз, чөнки Гөлназга янаган инстаграмчының профилендә "Радик Юльякшинны яратам" дигән язу бар.

Чыннан да мин бик бэхетле... Чонки минем янэшэмдэ минем ике канатым,этилэрем! Э инде гомеремне тагын да ямлэндеруче кеше -ул Фэдис этием. Артык сузлэр сойлисем килми,чонки эти яратмый))) Ин мохиме тазалыгын нык булсын,безгэ бу ин мохиме,чонки син булганда мин,эни,Кэрим бэхетлебез))) Син безгэ бик кирэк,эти))) Синен ометлэренне акларга олы кочемне салырмын. Мин сине яратам,пап Туган конен бн!!!! @fadisgani #гульназасаева

Публикация от Гульназ Асаева (@asaeva_official)

 

Хәзерге вакытта теркәлүче Инстаграм аккаунтындагы тасвирламасын үзгәрткән, әмма бу язылучыны җитди мыскыл итү фактыннан азат итми. 

Ә Гөлназ бу хакта ни уйлый һәм янаучы белән көрәшергә әзерләнәме? 

-Минем эчем пычрак булса, мин нинди дә булса җавап кайтарыр идем, берәр нинди тикшерү эшләре алып барыр идем. Ә мин үземнең кем икәнемне беләм, минем якыннарым минем кем икәнемне белә, шуңа күрә мин ул дәрәҗәгә төшмим һәм андый кешеләргә игътибар итмәскә тырышам. Игътибар бирсәм, аларга артыгы белән була, - дип җавап бирде безгә Гөлназ Асаева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100