news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева “Юк, кирәкми, килмә” җырын башкара

Гөлназ Асаева “Юк, кирәкми, килмә” җырын башкара.

news_top
Гөлназ Асаева “Юк, кирәкми, килмә” җырын башкара

“Юк, кирәкми, килмә”
Мөдәрис Газетдинов көе, Миләүшә Гәрәева сүзләре

Әллә язмыш булган,
Әллә ялгыш булган,
Салкын кышны безнең очрашу.
Зинһар, үзең аңла,
«Дус-дошманнар» аша

Хәлемне, кирәкми, сорашу.
Юк, кирәкми, килмә,
Хисләремнән көлмә,
Күңелем синнән күптән өшегән.
Чынбарлыкны узып,
Гөлләмәләр сузып,
Җәфалама кереп төшемә!

Гөл-чәчәкләр сулар,
Хыялларың туңар,
Ишетәсеңме? Тышта җил уйный.
Уй хисләргә тулып,
Ялгыз бер җан булып.
Юк җил түгел, күңелем елый!

Юк, кирәкми, килмә,
Хисләремнән көлмә,
Күңелем синнән күптән өшегән.
Чынбарлыкны узып,
Гөлләмәләр сузып,
Җәфалама кереп төшемә!

Җир тупсасын атлап,
Пакъ ефәккә каплап,
Тагын ханлык итә ап-ак кыш.
Мәхәббәтне яклап,
Хисләремне саклап,
Йөрәгемнән тама моң, сагыш!

Юк, кирәкми, килмә,
Хисләремнән көлмә,
Күңелем синнән күптән өшегән.
Чынбарлыкны узып,
Гөлләмәләр сузып,
Җәфалама кереп төшемә!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар