Гөлназ Асаева Уфадагы җәнҗал турында: “Мин – кызу канлы кеше”
Интернет челтәрендә җырчы Гөлназ Асаева турында "наркотик маддәләр кулланып, Уфадагы төнге клубта тавыш куптарган" дигән мәгълүмат пәйда булды. Әмма Гөлназ "инцидент булды, ләкин мин берни дә кулланмадым, ул көнне, гомумән, рульдә идем", - дип, бу мәгълүматны кире какты.

Җырчы әйтүенчә, бу хәлдән соң кайбер матбугат чараларында Гөлназга яла ягылган язмалар чыккан. "Имеш, мин наркотик маддәләр кулланганмын, исерек булганмын. Ә ул көнне мин рульдә идем. Миңа тап төшерергә теләделәр. Ялган мәгълүмат һәм фотосурәтләремне таратканнары, яла якканнары өчен судка бирдем. Бу хәл буенча җинаять эше кузгатып, дөреслекне ачыклауларын телим", - диде Intertat.ru хәбәрчесенә Гөлназ Асаева.
Искәртеп үтик, Башкортстандагы кайбер мәгълүмат чаралары "Невеста Элвина Грея устроила скандал в ночном клубе" дигән яңалык таратты. Анда җәнҗалның төп гаепчесе итеп Гөлназ Асаева сурәтләнә.