Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Гөлназ Асаева — тамашачысы өчен борчылучы җырчы, калганнар акча артыннан чаба»

Әлеге дә баягы коронавирус сәбәпле бүген бик күп артистларның концертлары күчерелә. Билгеле инде, моның өчен җырчыларның кәефе төшә. Ә Гөлназ Асаева башка мөһимрәк кыйммәтләр өчен борчыла икән. «Аллам сакласын, минем концертта берәрсе чир эләктереп кайтса… Ходай күрсәтмәсен», — ди ул.

news_top_970_100
«Гөлназ Асаева — тамашачысы өчен борчылучы җырчы, калганнар акча артыннан чаба»
"Татар-информ" архивы

«Дуслар, нишләп концертларың юк, гастрольләргә нишләп чыкмыйсын, дип күп сорыйсыз, язасыз. Беренчедән, йөкле чагымда корсак киереп жырлап йөрисем килмәде. Икенчедән, бүген мин бәби белән, яңа туган баланы ташлап чыгып йөри алмыйм. Әлбәттә инде, өченчедән, шул чаклы уттай чир вакытында, кеше җыеп, концертлар куеп йөрисем килми. Аллам сакласын, минем концертта берәрсе чир эләктереп кайтса… Ходай курсәтмәсен… Дөньяларыбыз тынычлансын, бу чирләрдән арыныйк, аннан гөрләтеп концерт куярбыз, Алла боерса. Вәгъдә бирәм», — ди җырчы инстаграмда.

Болай итеп фикерләве өчен инстадуслары аны бер тавыштан хуплый.

«Япь-яшь булуына карамастан, төпле, акыллы фикер. Маладис, утыр өеңдә балаң белән, рәхәтен тоеп. Өлгерерсең әле»,

«Сез үзегезне, мин усал, холкым авыр, дисез. Мин алай димәс идем. Сез бик акыллы. Бәхетле булыгыз!»

«Бик дөрес, алтын сүзләр, Гөлназ балакаем»,

«Вәт ичмасам, яшь кенә булса да, акыллы бала. Кешеләр чирләп кайтсалар, дип уйлый белә. Күп кенә артистлар, Гөлназдан үрнәк алыгыз. Хәтта данлыклылары да акча диеп чукынышып берсеннән-берсе уздырып йөриләр. Имеш, аларны халык көтә… Лилия ханым, сезгә рәхмәт шундый бала тәрбияләп үстергәнегез өчен!»

«Дөрес, кешеләр чирли, үлә… Артистлар к…ләрен ышкып концерт куеп йөри. Чир оялатып. Кайчан акыл керер»,

«Тамашачысы өчен борчылучы бердәнбер җырчы. Калганнар барысы да акча артыннан чаба», — дип язганнар Гөлназга.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100