Гөлназ Асаева: Соңгы арада дуңгызга охшый башладым, сәхнәгә чыгарга оят
Җырчы үзенең халәтен "гасыр трагедиясе" дип атый.
Гөлназ Асаева инстаграмга җитди проблемасы турында язган. Сәхнә кешесе өчен бу чыннан да җитди проблема.
"Кызлар, нишләргә? Соңгы арада мин дуңгызга охшап калдым. Сәбәбен анлый алмыйм. Элеккечә тукланам, хәтта азрак ашый башладым, кайвакыт ашарга да онытам. Күп эшлим, спорт белән шөгыльләнәм, ә авырлыгым кимеми... Миндә гасыр трагедиясе. Хәтта сәхнәгә чыгарга оят", - дип язган Гөлназ.
Күпләр Гөлназны "син болай да матур" дип тынычландыра. Кемдер тагын да азрак ашарга куша, кемдер табибка күренергә куша. "Син әниеңә охшагансыңдыр, ул бит кабартма", - дип язучылар да бар.
Сүз уңаеннан, Гөлназның әнисе, җырчы Лилия Биктимерова соңгы арада, киресенчә,ябыкты.