Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева сәхнәгә чыгуы хакында: «Бай-бай абыйлар белән чуалып йөрмим, шөкер»

Продюсер Рамил Айметдиновның «Мактау тактасы» дип аталган сәхифәсендә яшь җырчы Гөлназ Асаева да катнашкан. Инстаграм битенә элгән видеосында ул бер тамашачының: «Әтисе булмаса, Гөлназ сәхнәдә була алмас иде», — дигән сүзләренә җавап бирә.

news_top_970_100
Гөлназ Асаева сәхнәгә чыгуы хакында: «Бай-бай абыйлар белән чуалып йөрмим, шөкер»
"Татар-информ" архивы

«Җырчы булам дип, бай-бай абыйлар белән чуалып йөрмим, Аллага шөкер. Әти-әниләрем аркасында сәхнәгә чыктым. Әмма алар минем өчен җырламый, концертлар оештырмый, унбиш яшемнән үз-үземне карыйм, Аллага шөкер. Үз көчең, сәләтең булмаса, хет әллә нинди әниләр булсын…

Әлбәттә, без әти-әниләребездән башка туа алмас идек. Мин мондый сүзләргә горурланып кына әйтәм. Мин әти-әниләрем ярдәме белән чыктым, әлләкемнәр аша йоклап чыкмадым бит! Мин моңа бик шат» — дип сөйли видеода Гөлназ Асаева.

«Ай… Молодец та инде үзең! Дөрес әйтәсең!!! Шундый талантлы, акыллы әти-әниләр белән горурлан, һәм рәхәтләнеп җырла!», «Андый коментарийларны укып, вакытыңны да әрәм итмә.Гомумән, игътибар итмә син аларга. Алар синең тырнагыңа да тормыйлар», «Алай әти-әни аркасында гына бик чыгып булмыйдыр ул, үзеңнең талантың булмаса. Гөлназ, синең беренче җырлаганыңны сигез яшьлек чагыңда ишеткән идем, син бит моң, талант иясе, уңышлар сиңа», — дигән сүзләр язганнар җырчыга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100