news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева Ришат Төхвәтуллинга үзен тамашачылардан сайлаттырган өчен үпкәләгән

Гөлназ Асаева Инстаграм челтәрендә Ришат Төхвәтуллинга үпкә белдергән. 

news_top
Гөлназ Асаева Ришат Төхвәтуллинга үзен тамашачылардан сайлаттырган өчен үпкәләгән

Хәтерләсәгез, күптән түгел Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин матбугат конференциясендә юбилей концертлары турында сөйләгәндә, концертта үзенә хатын сайларга теләвен әйтте. Ул, ниһаять, Гөлназ Асаева - Алия Карачурина - Ришат Төхвәтуллин мәхәббәт өчпочмагына нокта куячагын белдерде.

- “Инстаграм” челтәрендә туры эфирга чыккан саен шул бер үк сорауны бирәләр. “Син Гөлназ Асаева, яки Алия Карачурина белән йөрисенме? Кайсы кызны сайлап аласың?” – дип сорыйлар. Казанда узачак концерта тамашачылар белән кызларның берсен бергәләп сайларбыз. Тамашачы кайсысын сайлап ала, шунысын алып кайтып китәрбез. Икесен дә сайлаган очракта, мөселман халкына өч хатын алырга рөхсәт ителә. Шуның өчен икесен дә алып кайтырга мөмкин, - диде Ришат.

"Әлбәттә, бу шаярту гына", - дип ачыклык кертте ул соңыннан.

Тик Гөлназ Асаева бу шаяртуны аңламаган һәм әлеге сүзләрне йөрәгенә артык якын кабул иткән. Җырчы кыз үзенең Инстаграм челтәрендә Ришатка карата үпкә сүзләре белдергән. “Мине тамашачы белән сайлар чиккә җитмәдем әле, гафу итегез!” – дип язган ул. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар