Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева Ришат Төхвәтуллинга: «Яше дә бара, өйләнергә вакыт»

Җырчы ни сәбәпле Ришатка кияүгә чыкмаганын әйтте.

news_top_970_100
Гөлназ Асаева Ришат Төхвәтуллинга: «Яше дә бара, өйләнергә вакыт»
"Татар-информ"

«Гадел әңгәмә» тапшыруында Гөлназ Асаева Ришат Төхфәтуллин белән йөргән вакытларын искә төшерде.

«Ришат белән йөрдек, йөрмәдек түгел. Мин ул вакытта бәләкәй идем, 15 кенә яшь иде. Ришатка 24 иде. Начар йөрү түгел иде ул. Матур аралаштым, флирт булырга мөмкин иде. Ләкин шуннан да күбрәк әйбер булырга тиеш түгел. Әлбәттә, ул якты, матур хатирәләр. Без Ришат белән яхшы мөнәсәбәттә», — диде җырчы.

Ул Ришат Төхвәтуллин белән бергә булмауның сәбәбен дә әйтте. «Мин үземне ярата торган, минем өчен яши, яна торган, мине хөрмәт итә торган иргә кияүгә чыктым. Ә Ришат ул тулаем үзен яратучы ир-ат. Миңа кала, безнең бер нәрсә дә килеп чыкмас иде. Ул — җаны, тәне белән артист. Шуңа үзенә аеруча зур игътибар бирә.

Мин Ришатка бары тик бәхетләр телим. Ул — бик яхшы кеше, артист. Җырлары да хуш китмәле. Мин аңа матур, яхшы хатын табып, матур бәбиләр табуларын телим. Чөнки яше дә бара, уже пора», — диде ул.

Гөлназ Асаева белән «Гадел әңгәмә» тапшыруын «Татар-информ»ның Ютуб-каналында карый аласыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100