news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева операциядән соң: «Үләрмен дип курыккан идем»

Җырчы операциянең уңышлы узуын хәбәр итә.

news_top
Гөлназ Асаева операциядән соң: «Үләрмен дип курыккан идем»
Рамил Гали

Җырчы Гөлназ Асаеваның җитди операция кичерүе турында язган идек. Операциядән соң хис-кичерешләре белән җырчы телеграм каналында уртаклашкан. Бу турыда «На земле Салавата» газетасы яза.

«Хастаханәгә барам, бик нык куркам. Ниндидер җитди әйбер булуын тоям. Бәлки, мин артыгын борчыламдыр, әмма шулай да… Интуициям мине беркайчан да алдамады», — дип сөйләгән Гөлназ виртуаль дусларына.

Гөлназның борчылулары юкка булмаган. Җырчыга «нежелательное новообразование» (шеш) диагнозы куйганнар, операция ясаганнар. Җырчы операциянең уңышлы узуын сөйләгән.

«Барысы да әйбәт узды. Хәзерге вакытта наркоздан чыгам. Үләрмен дип курыккан идем», — дип язган җырчы.

Аңа кадәр Гөлназ үзен начар хис итүгә зарланган булган. Тикшеренүләрдән соң җырчының йөрәге белән проблемалар булу ачыкланган, анемия диагнозы да куйганнар, дип хәбәр итә газета.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар