Гөлназ Асаева әнкәй булган
Җырчы гастрольләрдә вакытында кызыклы видео төшереп, Инстаграмга элгән.
Гөлназ Асаеваның концерт төркемендәге егетләр, бәрәңге боламыгы пешерә. Гөлназ, шаяртып, аларга "улым" дип мөрәҗәгать итә. Егетләр дә артистлануда кимен куймый, бәләкәй балалар тоны белән Гөлназ Асаевага "Әнкәй" дип мөрәҗәгать итәләр.
"Бик тә килешә сезгә Әнкәй булу!"
"Нормаль кунакханә юкмы әллә?"
"Гали дә үз эшендә, Вәли дә".
"Әнвәр әфәнде абзый булды, сез әнкәй".
"Тормышның натураль ягын да татып карарга кирәк", - дип язган укучылар.