Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева әнисенә ни өчен «мама» дип эндәшә?

Җырчы якын кешесен туган көне белән тәбрик итеп, инстаграмда матур сүзләр язып калдырган.

news_top_970_100
Гөлназ Асаева әнисенә ни өчен «мама» дип эндәшә?
https://www.instagram.com/asaeva_official/

Бүген җырчы Лилия Биктимерова үзенең туган көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан кызы Гөлназ Асаева әнисен бик җылы итеп котлаган. Ләкин, кызганыч, Лилия Биктимерова кызына иң ягымлы сүзләребезнең берсе булган «әни» сүзен өйрәтергә оныткан… Гөлназ әнисенә «мама» дип эндәшә икән. Моңа үзе дә басым ясаган. «Бәләкәйдән шулай өйрәнелгән инде», — дип язып куйган.

Ә котлауның эчтәлеге болайрак:

«Бүген гаиләбез өчен шатлыклы көн. Минем әниемнең туган көне. Мам, иң мөһиме - исән-сау бул. Калганы булыр. Синең тырышлыгыңа, кешелеклелегеңә кайвакыт исем китә. Йөргән юлларыңда бары тик яхшы кешеләр генә очрасын. Син минем өчен чын үрнәк. Мең рәхмәт сиңа барысы өчен дә. Авыр вакытларым да булгандыр. Шул чакта дөрес сүзләр табып, дөрес юлга бастырдың. Барысы өчен рәхмәт. Син бик усал, әмма нечкә күңелле. Шул усаллыгыңны минем якка дөрес кулланганың өчен рәхмәт. Мин сине нык яратам, мам», — дигән Гөлназ.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100