Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева нинди очракта сәхнәне ташлаячак?

Соңгы арада Гөлназ Инстаграмда үзенең уйлануларын яза.

news_top_970_100
Гөлназ Асаева нинди очракта сәхнәне ташлаячак?
"Соңгы арада бик күп уйлана башладым. Яшь бара ахрысы. Бу көннәрдә дус егетем белән сөйләшеп утырганда, ә син гаиләң өчен сәхнәне ташлар идеңме, ди. Дөресен әйткәндә, бер-ике ел элек мин уйлап та тормыйча "Юк" дияр идем, чөнки ул вакытта минем өчен сәхнә беренче урында иде. Хәзер инде дөньяның яме ул гаилә дип уйлыйм. Хатын-кызның бу дөньяда иң зур бурычы - балалар тудыруда һәм матур, тату гаиләдә шул балаларны кеше итеп үстерүдә дип уйлыйм. Балалар акыллы булсын өчен алар гел әти-әнисе янында булырга тиештер, дип уйлыйм", - дип язган Гөлназ.

Инстадуслары аңа сәхнәне ташламаска, гаилә белән сәхнәдәге эшне бергә алып барырга өйрәнергә өнди. Мисал итеп Гүзәл Уразова белән Ландыш Нигъмәтҗанованы китерә - аларда өчәр бала, җырларга да өлгерә, дип язалар.

Гөлназ әлегә инстадусларына җавап язмаган. Хәер, ашыгыч түгел, Гөлназ бит әле кияүгә дә чыкмаган. Бу бары тик хыяллар-уйланулар гына. Гөлназ гаилә турында еш хыяллана ул. Әйтик, кызы туса, исемне кем дип кушасы да билгеле.

Сонгы арада БИК куп уйлана башладым... Яшь бара ахрысы Бу коннэрдэ дус егетем бн сойлэшеп утырганда,э син гаилэн очен сэхнэне ташлар иденме диДоресен эйткэндэ,бер ике ел элек мин уйлап та тормыйча "ЮК" дияр идем,чонки ул вакытта минем очен сэхнэ беренче урында иде. Хэзер инде доньянын бар яме ул гаилэ дип уйлыйм))) Хатын-кызнын бу доньяда ин зур бурычы-ул балалар тудыруда,хэм матур,тату гаилэдэ шул балаларны кеше итеп устерергэ дип уйлыйм) Балалар акыллы булсын очен алар гел эти-эние янында булырга тиештер дип уйлыйм. Уземэ килгэндэ,мин 4-5 яшькэ тиклем нэнэй,картатай бн устем. Элбэттэ,эби,бабай оныкларына "Юк" дип эйтэ алмыйлар,чашындыралар))) 5 яшемэ тиклем мин нык иркэ идем,мэктэпкэ кергэч кенэ эзерэк акыл керэ башлады,чонки минем энием бн акылсыз булсан-кирэкне бирэ торган идешуна курэ тапкан балаларыбызны узебезгэ карарга язсын 20 яшьтэ кай-бер вакыт эллэ нэрсэлэр уйландыраТумас борын картайган шул мин инде ул#гульназасаева #джаннат

Публикация от Гульназ Асаева (@asaeva_official)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100