news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева “Минем өчен” җырын башкара

Гөлназ Асаева “Минем өчен” җырын башкара.

news_top
Гөлназ Асаева “Минем өчен” җырын башкара

“Минем өчен”
И. Гильмашин сүзләре, Г. Шакирова көе.


Төшләремә керәсең,
Тылсымнарга төрәсең.
Әллә безгә язылганмы,
Мәхәббәтнең сүрәсе.

Минем өчен тугансың,
Минем өчен булгансың,
Тормышымның күкләренә
Шатлык булып тулгансың.

Яратасың, сөясең,
Бул минеке диясең
Җиде кат күкләргә барысы
Язылгандыр, күрәсең.

Минем өчен тугансың,
Минем өчен булгансың,
Тормышымның күкләренә
Шатлык булып тулгансың.

Өлешемә тигәнем,
Сөеклем, син, сөйгәнем
Язмышымның көннәренә
Ходай биргән бүләгем.

Минем өчен тугансың,
Минем өчен булгансың,
Тормышымның күкләренә
Шатлык булып тулгансың.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар