Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева: “Мин дә кияүгә чыгарга телим!”

Җырчының алдагы тормышка планнары турында “Болгар радио”сының “Могҗиза” дип аталган концертында сөйләштек.

news_top_970_100
Гөлназ Асаева: “Мин дә кияүгә чыгарга телим!”
-Гөлназ, әлеге вакытта нинди планнар белән яшисең?

-Минем иң беренче планым – укуны бетерергә. Быел, Алла боерса, укуны бетерәм. Аннан инде тулаем эшкә кереп китәм. Әле шул уку сәбәпле, мин концертлар да бик бирмим. Җырлар яздырам, әмма ул элеккеге кебек түгел, шуңа күрә хәзерге вакытта беренче урында – уку. Укуны бетерәм дә, аннан соң тулаем сәнгатькә, эшкә кереп китәм, Алла боерса.

-Кайчан кияүгә чыгасың, Гөлназ?

-Кияүгә чыгу турында уйланам инде. Миңа калса, һәр нормаль кыз кияүгә чыгарга тели. Мин дә, әлбәттә, кияүгә чыгарга телим, әмма мин үземә бер биш ел вакыт куйдым. Биш елдан соң бәлки кияүгә дә чыгармын, алучысы булса, - диде Гөлназ Асаева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100