Гөлназ Асаева мәрхүм карт әтисенә: «Синең үтенечеңне үти алмадым, гафу ит!»
Җырчы Гөлназ Асаева күптән түгел якын кешесен югалтты.
«Синең юклыгыңа бүген 27 көн, карт әтәй… Син миңа шундый җитмисең… Сөйләшүләребез, серләребез, шаяруларыбыз… Синең сыман мине беркем дә аңлый алмас, карт әтәй. Бик үкенәм. „Яратам“ дип тә бик аз әйтә идем сиңа, соңгы вакытларда еш кайтмадым, сезне шифаханәгә дә җибәрә алмадым. Гыйнвар аенда синең белән күзләргә операция ясатырга теләгән идек, хәтерлисеңме?
Көн саен син минем күз алдымда, бик авыр. Хастаханәдәге соңгы сөйләшүебезне гомердә дә онытмам! Синең үтенечеңне үти алмадым, гафу ит! Син бик әйбәт, гадел, күңелле идең. Син беркайчан да, беркемнән дә мине рәнҗеттермәс идең. Мин сиңа шундый күп нәрсәләр сөйләр идем хәзер…» - дип яза ул Инстаграм битендә.