Гөлназ Асаева: "Кайнанага хөрмәт күрсәтсәң, төшкә кадәр йоклап ятмасаң, бар да яхшы булыр дип уйлыйм"
Гөлназ Асаева туй күлмәге киеп фотога төшкән иде. Инстаграмда ул булачак гаиләсе турында уйлануларын язды.
"Һәр кыз баланың кайчан да булса, туй күлмәге киеп, матур итеп кияүгә чыгасы киләдер. Бер караганда талпындыра, бер караганда моңсу... Мин дә бу турыда күп уйланам, булачак иремнең гаиләсе миңа ничек карар? Кабул итерләрме? Миңа калса, кабул итү, итмәү барысы да кыздан тора. Кайнанага, кайнатага гел ачык йөз күрсәтеп торсаң, төшкә кадәр йоклап ятмасаң, барлык эшне эшләсәң, бар да яхшы булыр дип уйлыйм))) Нинди генә хәл булмасын, кайнана белән кайнатага зур хөрмәт күрсәтергә кирәк, шунда гына гаилә бәхетле була дип уйлыйм. Яхшы, матур, акыллы киленнәр булырга насыйп булсын, кызлар. Иң мөһиме - кыз баланың күңелен китмәгез", - дип язган ул.