Гөлназ Асаева ике әтисе белән фотога төшкән: "Мин сине яратам, пап!"
Яшь җырчы Гөлназ Асаева үзенең ике әтисе белән төшкән фотосын куйган һәм "икенче әтисе" - Фәдис Ганиевны туган көне белән котлаган. Бу хакта ул Инстаграм битендә язган.
"Чыннан да, мин бик бәхетле... Чөнки минем янәшәмдә минем ике канатым, әтиләрем! Ә инде гомеремне тагын да ямьләндерүче кеше ул - Фәдис әтием. Артык сүзләр сөйлисем килми, чөнки әти яратмый. Иң мөһиме, тазалыгың нык булсын, безгә бу иң мөһиме, чөнки син булганда мин, әни, Кәрим бәхетлебез. Син безгә бик кирәк, әти! Синең өметләреңне акларга олы көчемне салырмын. Мин сине яратам, пап! Туган көнең белән!", - дип язган Гөлназ Асаева.