Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева үги әтисен котлый: «Минем тормышымда иң зур өлеш керткән кеше…»

Бу көннәрдә Гөлназ Асаеваның үги әтисе Фәдис Ганиев юбилеен билгеләп үткән. Шушы уңайдан, Гөлназ инстаграмда газиз кешесенә үзәккә үтәрдәй сүзләр ирештергән.

news_top_970_100
Гөлназ Асаева үги әтисен котлый: «Минем тормышымда иң зур өлеш керткән кеше…»
https://www.instagram.com/fadisgani/

Фәдис Ганиевны Гөлназның үги әтисе дип язырга ничектер кул да бармый, күңел дә тартмый. Чөнки ул бу сүзтезмәдән, чын мәгънәсендә, өстен кеше. Бик күпләргә үрнәк, олы йөрәкле,хөрмәткә лаек зат. Шулай икәнлеге Гөлназның эчкерсез, ихлас котлавында да ярылып ята. Кайберәүләр үз әтиләренә дә мондый сүзләр җиткерә алмый бит.

«Бүген бездә зур бәйрәм! Әтигә 55 яшь!

Әти, беләм, син туган көннәрен бик яратып бетермисең, әмма сине котлап, рәхмәт сүзләремне әйтмәү мөмкин түгел.

Син минем тормышымда, йөрәгемдә зур урын алып торасың. Син минем өчен бик кадерле, кирәкле кеше. Синең кебекләр юктыр ул бүтән. Сау-сәламәт кенә бул зинһар. Син миңа, безгә бик кирәк! Без сине үлеп яратабыз! Рәхмәт сиңа барысы өчен дә! Бүген минем нинди булуымда син иң зур өлеш керткән кеше. Әти, мин сине яратам…» — дигән Гөлназ.

«Рәхмәт, кызым. Кияү белән матур тормыш үтәргә насыйп булсын сезгә. Бәхет ул — гаилә, үз өең, һәм үз куышыңда көтеп торучылар», — дип язган әти кеше.

Гөлназның инстадуслары да Фәдис әфәндене юбилее белән котлаганнар, изге теләкләр юллаганнар.

«Күз яшьләрем чыкты. Шулхәтле мәгънәле сүзләр», «Торып-торып шаккатам сезгә, Гөлназ. Ничек шулхәтле дөрес итеп тәрбияләгәннәр сезне. Бөтен балалар да шундый игелекле булса иде», «Сизелеп тора: чын күңелдән чыккан сүзләр…», «Әти-әнигә балаларыннан шундый сүзләр ишетүдән дә зур бәхет бармы икән», — дигән фикерләр язганнар. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100