Гөлназ Асаева бер егет белән төшкән фотосын күрсәтте. Егетнең йөзе йөрәк рәсеме белән капланган. "Шундый рәхәт ял иттек кичә", - дип язган җырчы.
Инстадусларын исә фотодагы егет кызыксындырган."Бу аның егетедер, күрсәтәсе килмидер", - дип язган бер укучы. Ә күпчелек бу кеше әтисе Рөстәм Асаевтыр дип шикләнә.
"Гәүдәсе Рөстәм Асаевка охшаган".
"Әтисе инде, интрига тудыра".
"Яшь егеткә охшамаган. Иргә күбрәк охшаган", - дип уйлый тагын берсе.
Берсе исә бу егет Радик Юльякшиндыр дип фаразлаган. Аңа җавап итеп: "Радик түгел, Радикның ботлары тезләренә кадәр терәлешеп тора", - дип язган бер очлы күзлесе.
"Пилоттыр ул. Вертолет аласы юк", - дип фаразаучы бар.
"Мин аны егете белән күрдем. Бик матур пар". "Кем булса да, бәхетле булсын", дип бәхет теләгән дуслары.