Гөлназ Асаева диетага утырган: «Тәмле әйберләрсез усалга әйләнәм»
Җырчы кырыс диетага утыруы турында яза.
«Минем подписчикларым арасында ябыгучылар бармы? Булса, бу пост сезнең өчен. Мин бәләкәйдән диеталарда утырам, күп ашый башласам, шунда ук беленә. Сизгәнсездер инде. Бу айда каты диетага утырдым, әмма тәмле әйберләрсез әллә нинди усалга әйләнәм. Сез дә шулаймы ул? Кичә үлеп китеп торт ашыйсы килде, үләм дип торам», — дип язган Гөлназ Асаева.
«Мин аны шулай уйлаган идем, бу берәр диетада утыра, бик усал кире сөйләшә башлагач», «Син бит ябыксың, балакай чактагы фотоларыңда да ныыыык ябык», — дигән Асаеваның язылучылары.