Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева челтәрле бизнес продукциясенең рактан һәм ковидтан дәваламавын әйтте

Җырчы «Гадел әңгәмә» тапшыруында халыкны алдап, челтәрле бизнес товарларын сатучы артистлар әйткән сүзләргә ачыклык кертте.

news_top_970_100
Гөлназ Асаева челтәрле бизнес продукциясенең рактан һәм ковидтан дәваламавын әйтте
Рамил Гали

Күптән түгел, челтәрле бизнесларның берсендәге продукция яман шештән һәм ковидтан дәваланырга булыша, дигән сүз чыкты. Үзе челтәрле бизнеста эшләүче җырчы Гөлназ Асаева бу сүзләрне кире какты.

Гөлназ, мин ниндидер бер порошок ракны дәвалый, дисәләр беркайчан да ышанмас идем. Татар эстрадасында «Моны эчсәң ковид, рак бетә, моны куллансаң, гомумән, фәрештәгә әйләнәсең», — дип сатып ятучылар бар. Шушы кешеләр аркасында, намуслы эшмәкәрләргә караш үзгәрә. Син ничек карыйсың моңа?

Әйе, ул ягы бар. Әлбәттә, яхшы карамыйм инде. Икенче яктан уйласаң, һәрберсе ничек эшли ала, шулай эшли инде.

Бу бит кешене алдау.

Кешене алдау дип… Алдау да түгел инде ул. Рактан булыша торган әйбер бездә, гомумән, юк. Әмма химиотерапияне җиңелрәк үткәрә торган әйбер бар. Ә инде рактан дәвалый торган юк.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100