Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева бик күңелсез хәлгә юлыккан: «Мин башка беркемгә дә ышанмаячакмын»

«Бу минем башыма сыймый. Беркайчан да сәясәткә кысылмадым. Нигә бу нәкъ менә минем белән килеп чыкты?» — дип борчыла Гөлназ Асаева.

news_top_970_100
Гөлназ Асаева бик күңелсез хәлгә юлыккан: «Мин башка беркемгә дә ышанмаячакмын»
https://www.instagram.com/asaeva_official/

Җырчы Гөлназ Асаева күңелсез хәлгә юлыккан. Бу аңлашылмаучанлык Гөлназның 4 ел буе үзе белән эшләгән администраторы аркасында килеп чыккан. Әлеге хәлне Гөлназ инстаграм сторисларында сөйли.

«Минем белән коточкыч ситуация килеп чыкты. Үзем белән 4 ел эшләгән администраторымның шундый хәлдә калдыруы әле дә башыма сыймый. Мин беркайчан да сәясәткә кысылмадым. Беркайчан да. Мин башка беркемгә дә, беркайчан да ышанмаячакмын. Нигә мондый хәлләр нәкъ менә минем белән була икән?» — дип язган ул.

Алга таба сторисларда Гөлназның администраторы Юля белән язышкан смсларын күрәбез.

«Гөлназ, мин бөтенесен дә сөйләргә әзер. Сине уңайсыз хәлгә куясым килмәгән иде. Бу махсус эшләнмәде. Сиңа хәзер ничек авыр икәнлеген беләм, үзем дә үксеп елыйм. Үземнең паблик аша чыгып, барысын да аңлатып сөйләрмен. Алга таба да синең белән хезмәттәшлек итәсем килә. Ничек шулай килеп чыкканын аңышмыйча калдым. Гафу ит мине», — дип яза аңа админы.

«Минем администраторым минем аккаунттан Украина паблигына язган. Әйтүенчә, ул минем сәхифәмнән чыгарга оныткан.

Башта үземә чит кешеләрнең яза башлавын аңламадым. Чөнки администраторым ул язышуны юкка чыгарган. Әмма миңа кешеләр бу язышуның скриннарын җибәрә башлагач, барысын да төшендем», — дип сөйли җырчы.

Гөлназ администраторының пабликта ниләр язганын күрсәтмәгән. Әмма Гөлназның директка килгән хатларыннан бу язышуда юньле сүзләр булмаганын аңлау кыен түгел.

«Нигә шундый мәгънәсез әйберләр язасыз?»;

«С…, җәһәннәм утында ян. Кирәкмәгән урынга кысыласыз.

«Алайса сине һәм синең гаиләңне дә шулай ук атсыннар», — дигән смслар килгән җырчыга. «Тагын Украина өчен нәрсә дә булса язсагыз, үкенергә туры киләчәк», — дип тә янаганнар.

Гөлназ үзе инстаграмга: «Без тыныч тормышта үстек. Балаларыбыз да сугышның нәрсә икәнлеген белмәсен иде», — дип язып куйган.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100