Гөлназ Асаева белән Виллиның күптәнге хыялы чынга ашкан
Иҗади гаилә текә машина сатып алган.
Җырчы Гөлназ Асаева инстаграмга «Инфинити» машинасы янында төшкән фотосын урнаштырган. «Миңа тик син кирәк, сиңа тик мин кирәк. Бик күптәнге хыялыбыз чынга ашты, ниһаять», — дип язган ул.
Комментарийларда Гөлназ машинаның ире Вилдан Шәмсетдинов белән уртак булуын әйтә.
Инстадуслары яшь парны яңа машина белән котлап, ак юллар теләгәннәр. Машинагыз котлы булсын! Исән-сау, тигез булып, бәла-казасыз йөрергә язсын», — ди алар.
Инстачыларны машинаның нинди маркалы булуы һәм бәясе дә кызыксындырган.
«Эшләп, мондый машина алып булмый шул», — дип тәнкыйтьләүчеләр дә табылган.
Бер төркем инстачылар Гөлназның үзенчәлекле костюмына игътибар иткәннәр. «Киемең бик матур. Үзең тектердеңме, сатып алдыңмы?»;
«Машина күргән бар, ә мондый костюмны юк. Кайлардан алдың, Гөлназ?» — дип сорый алар.