Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева белән Вильдан Шәмсетдинов язылышкан — фото

Яшьләр купшы туйлар уздырып мәшәкатьләнмәгән.

news_top_970_100
Гөлназ Асаева белән Вильдан Шәмсетдинов язылышкан — фото
https://www.instagram.com/asaeva_official/

Гөлназ Асаева белән Вильдан Шәмсетдинов, купшы туйлар ясап тормыйча гына, язылышып кайткан.

Бу хакта яшьләр инстаграмда хәбәр итә.

«Офиска барышлый ЗАГСка кереп язылышып чыгучылар бер без генәдер ул», — дигән Гөлназ.

Күп кенә виртуаль дуслары җырчыларның туй ясамыйча, гади генә өйләнешүләренә аптыраган. «Ә ак күлмәк, кәләшнең дус кызлары, туй мәҗлесе кайда?» — дип сораганнар. Балаларына матур видеолар күрсәтү өчен туй уздырып алырга кушканнар.

Законлы ир белән хатынга матур тәбрикләү сүзләре дә язганнар. «Бәби туганчы кирәк иде инде», «Булдыргансыз, нәрсәгә кирәк ул бу эсседә кабарынкы күлмәкләр, машинада янып-пешеп йөрүләр. Бик дөрес эшләгәнсез», «Бәхетле булыгыз, бер мендәрдә картаегыз», — дигәннәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100