Гөлназ Асаева белән Ришат Төхвәтуллин: "Өзелеп көтәм сине, бәгърем, назлы гөлем, сөекле җаным"
Башкортстанда Ришат Төхвәтуллинның юбилей концерты үткән. Җырчы Гөлназ Асаева белән дуэт җырларга әзерләнү мизгелен "Туган тел" телеканалы хезмәткәре Дилә Хәйретдинова төшереп алган.
Менә ул тамашачыларыбыз көткән гүзәл мизгел! Гөлназ Асаева һәм Ришат Төхвәтуллин башкаруында дуэт җыр. Видеоязмада репетиция күренеше.
"Бүген "Башкортстан" концертлар залында Ришат Төхвәтуллинның 30 яшьлек юбилее уңаеннан 4 сәгатьлек бик матур концерт үтте.
Гөлназ Асаева, Ришат Төхвәтуллин, Филүс Каһиров белән әңгәмәләшү бәхете елмайды.
Ришатның иплелеге, тыйнаклыгы тагын бер кат соклану уятты. Филүснең тел байлыгы зур хөрмәткә лаек. Өстәвенә, җырчыдагы юмор хисе әңгәмәне җанландырды. Гөлназның туры сүзлеге, ачыклыгы ошады, яшь кенә булуына карамастан үз фикере, карашы бар аның.
Халкыбызның моң илчеләренә рәхмәтемне һәм хөрмәтемне белдерәм.
Бәхетле булыгыз!" - дип язган Дилә Хәйретдинова.