Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева: Артистның яңа җырын пабликка куяр өчен «ат хакы» кадәр акча сорыйлар

«Әйтсәм, тагын начар булам инде. Әйтмәсәм, йоклый алмыйм», - дип яза җырчы.

news_top_970_100
Гөлназ Асаева: Артистның яңа җырын пабликка куяр өчен «ат хакы» кадәр акча сорыйлар
Солтан Исхаков

Гөлназ Асаева журналистларның эшчәнлегенә гаҗәпләнүен белдерә. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсенә язып куйды.

«Әйтсәм, тагын начар булам инде. Әйтмәсәм, йоклый алмыйм. Бу журналистларга шаклар катам инде. Артист кешенең яңа җыры, яисә яңа клибын пабликларга куярга булса, акча сорыйлар (ат хакы). Үлгәч ике минут саен мәкалә язалар. Нишләп бездә шулайдыр инде ул», — дип уфтана җырчы.

Инстачылар әңгәмә оештырган.

«Бездә бит кешеләрне ике генә тапкыр мактыйлар яки искә алалар: туган көненә һәм үлгән көнендә», «Әйтәм бит, Гөлназыбыз акыллы гына түгел, зирәк дип. Менә кемне куярга иде ул киңәшче итеп, депутат булырга риза булмас инде», «Гөлназ, кичә генә шундый бер аккаунтка бөтен уйлаганымны яздым. Башта безнең видеоларны куеп подписчик җыялар, аккаунтларына хәл кергәч, без үстереп биргән аккаунтны безгә сата башлыйлар», «Аптырама юк өчен», дип Гөлназны хуплыйлар.

«Шулай акча эшлиләр. Сезнең дә ике секундлык рекламагыз 15 мең тора», дип төрттерүче дә бар.

Журналист Нияз Рахман да Гөлназга җавап биргән. «Мин менә 20 ел журналистика тирәсендә эшлим. Бер җырчыдан 1 тиен сораган юк. „Мә“ дип „хоть“ кем тәкъдим итсен. Монда суз аерым пабликлар хакында мөгаен», — дип яза ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100